1077 лениногорскилы яңа түләүне алуга гариза биргән
Гаризаларны кабул итү 1 июньнән башланды.
Бу хакта Социаль фондның Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итә.
“Яңа гаилә түләве – балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы. Аны алу өчен ата-аналар Россия гражданнары булырга һәм Россиядә даими яшәргә тиеш. Икенчедән, гаиләдә 18 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк бала булырга тиеш ( монда шулай ук уллыкка алынган яки опекада булганнар да керә) яки 23 яшькә кадәрге балалар да керә, әгәр алар көндезге формада укысалар. Ә 2025 елда гаиләнең җан башына уртача кереме 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш (Татарстанда бу сумма 22609,5 сум тәшкил итә). Шулай ук мөлкәт белән тәэмин ителешнең билгеләнгән критерийлары да исәпкә алына”, - дип сөйләде Айгөл Исламова.
Яңа гаилә түләве – асылда, бу керем салымының бер өлешен кире кайтару, аны ата-аналар үз хезмәт хакларыннан түләгән инде. (Еллык салым кешбэгы). Шуңа күрә ата-аналарның 2025 елда НДФЛ тотылган рәсми кереме булырга тиеш.
Салым 6 процентлы ставка буенча исәпләнеп, түләнгән сумма белән киметелгән ставка арасындагы аерма кире кайтарыла. Түләү елына бер тапкыр билгеләнә.
Мөһим шарт бар: әгәр ата-аналар узган елда (2025) эшләмәгән һәм НДФЛ түләмәгән булса, быел аларга түләү билгеләнмәячәк. Шулай ук, бу түләү махсус салым режимнарында эшләүче үз-үзенә эшләүчеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен дә каралмаган.
Шулай ук ата-аналарның алимент буенча бурычлары булырга тиеш түгел. Алимент буенча бурыч булса, түләүдән баш тартачаклар.
Исәпләгәндә нәрсәләр исәпкә алына: хезмәт керемнәре, үзмәшгульлектән кергән керемнәр, алиментлар, пенсияләр, стипендияләр, субсидияләр, пособиеләр (шул исәптән бердәм пособие).
Әгәр гаиләдә ата-ананың берсе генә эшләгән икән – гаризаны ул бирә. Әгәр икесе дә эшләгән икән – гаризаны һәркем бирә ала, ә түләү күләмен конкрет ата-ананың хезмәт хакыннан чыгып, индивидуаль санаячаклар.
Гаризаларны 1 июньнән 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Документларны «Дәүләт хезмәте» порталы аша; күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша; Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә тапшырырга була.
Яңа гаилә түләве башка пособиеләр һәм социаль ярдәм чараларын алу хокукын юкка чыгармый. Аны алганда, сез элек билгеләнгән барлык пособиеләрне саклап кала аласыз, шул исәптән балаларга бердәм пособие һәм ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләрне дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев