Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2025 елда хаҗ сәфәренә бәяләр игълан ителде

Татарстанның рәсми хаҗ операторы «ДУМ РТ Хаҗ» 2025 елда хаҗ кылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә: хәзерге вакытта юлламалар алып кую бара.

Согуд Гарәбстанына керү 2025 елның 15-30 май көннәренә, ә чыгу 2025 елның 11-15 июнь көннәренә билгеләнгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татарстан хаҗилары өчен 4 хаҗ программасы эшләнгән, аларның бәясе нинди кунакханәгә урнашуга һәм Әл-Хәрәм мәчетеннән ераклыкка, сәфәрнең озынлыгына, маршрутка (очкыч белән яки катнаш – очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбан кертелүгә һәм башка хезмәтләргә бәйле рәвештә 4 400 доллардан 12 600 долларга кадәр тора.

Шул ук вакытта барлык юлламалар, нинди бәядән булуына карамастан, юл хакы һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә, Минада булуны һәм туклануны, медицина хезмәте күрсәтүне, гарәп, татар һәм рус телләрен белгән имам-җитәкчене озатып йөрүне, документлар рәсмиләштерү һәм укытуны, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала. Хаҗ комплектына барлык кирәкле әдәбият һәм рюкзак керә.

Хаҗ кылу өчен турлар Казаннан һәм Мәскәүдән дүрт программа буенча оештырыла:

    «Комби» – 4 400 доллардан башлап;
    «Стандарт» – 5 100 доллардан башлап;
    «Комфорт» – 6 200 доллардан башлап;
    «В.И.П.» – 11 600 доллардан башлап (*әлеге бәягә 4 урынлы кунакханә номеры кертелгән).

Иң популяр булган «Стандарт» программасын хәзерге вакытта акция буенча 5100 доллар тора. Ул үз эченә очкыч белән баруны, уңайлы кунакханәдә урнашуны, Мәккәдә, Минада һәм Гарәфәдә туклануны һәм башка хезмәтләрне үз эченә ала. Бу бәягә хаҗи уңайлы рәвештә хаҗ кылу өчен оптималь хезмәтләр җыелмасын алачак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев