Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2027 елга Россиядә рус теленең бердәм цифрлы сүзлек фонды булдырылачак

РФ Министрлар Кабинеты фән һәм югары белем бирү өлкәсендә цифрлы үсеш стратегиясен раслады.

Аның нигезендә 2027 елга милли сүзлек фонды төзеләчәк һәм эшләтеп җибәреләчәк. Проект рус теленең 33 норматив сүзлеген бердәм цифрлы системага берләштерүне күздә тота, дип хәбәр итә ТАСС.

План нигезендә, 2025 ел ахырына фонд техник яктан тулыланырга әзер булачак һәм беренче 7 сүзлекне үз эченә алачак. 33 сүзлек белән тулыландыру 2027 елга планлаштырылган.

Цифрлы лингвистик ресурс мәгълүматның киң спектрын тәкъдим итәчәк: сүзләрне язу кагыйдәләреннән алып аларның фонетик характеристикаларына, басым вариантларына һәм грамматик үзлекләренә кадәр. Шулай ук кулланучылар сүзләрнең мәгънәләре һәм вакыт узу белән аларның үзгәрешләре, ярашу үзенчәлекләре, синонимнар, антонимнар, омонимнар һәм паронимнар турында мәгълүмат ала алачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев