Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

30 майдан акча күчергәндә яңа чикләүләр булачак

Гадиләштерелгән идентификация вакытында клиент паспорт мәгълүматларын һәм фамилиясен, исемен, әтисенең исемен тапшыра.

30 майдан россиялеләр гадиләштерелгән идентификация вакытында банкта счет ачмыйча гына 100 мең сумнан да артык акча күчерә алмаячак, дип белдерде халыкара финанс киңәшчесе, Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының тотрыклы үсеш финанслары кафедрасы доценты Мария Ермилова «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, элегрәк гадиләштерелгән идентификация вакытында акча күчерүнең максималь чиге беркайда да теркәлмәгән иде, бу җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш буенча халыкара стандартларга туры килмәде, хәзер бу бушлык бетереләчәк.

«Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турында»гы закон кысаларында, 30 майдан бездә күчерелгән акчаның күләме белән бәйле билгеле бер чикләүләр кертелә. Гадиләштерелгән идентификация белән 100 мең сумнан да артып китмәгән яки чит ил валютасындагы тиңдәш сумманы күчерергә мөмкин булачак. Бу шулай ук электрон акчага да кагыла», - дип ачыклык кертте Ермилова.

Гадиләштерелгән идентификация вакытында клиент паспорт мәгълүматларын һәм фамилиясен, исемен, әтисенең исемен тапшыра. Әгәр күчерелгән сумма 100 мең сумнан артып китсә, тулы идентификация таләп ителәчәк.

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев