Агачларны көз көне кисүнең оптималь вакыты берничә фактордан тора: төбәкнең климаты, үсемлекнең хәле һәм һава торышы.
Төп кагыйдә
Төп кагыйдә - эшкә, яфраклар тулысынча коелып беткәч, агач ял чорына кергәч кенә, керешергә кирәк. Шул ук вакытта, барлык эшләрне тотрыклы рәвештә -5 °C тан түбән суыклар башланганчы төгәлләргә кирәк. Температура тагын да түбәнрәк булганда, кайры кисәкләргә аерылучан була, киселгән урыннар начар төзәлә, ә агачның өшеп ярылу куркынычы арта.
Шартлар
Эш өчен оптималь шартлар: яфраклар тулысынча коелып беткән, су хәрәкәте туктаган булырга тиеш. Явым-төшемсез, коры һәм аяз көннәрне сайлагыз. Дымлылык югары булганда, яңа киселгән урыннарда гөмбәчек авырулары барлыкка килү куркынычы арта.
Көндезге температура тотрыклы рәвештә +5…+10 °C тирәсендә булуы хуплана. Бу вакытта су хәрәкәте әкренәя, көчле суыкларга кадәр яраларның төзәлергә вакыты кала.
Кайсын ярый, кайсын ярамый
Төшле җимешле культуралар (алмагач, груша) — алар көздән кисүне, формалаштыруны яхшы кичерәләр, яралары тизрәк төзәлә.
Сөякле җимешле культуралар (чия, слива, абрикос, черешня) — алар өчен көз көне формалаштыру куркыныч булырга мөмкин, шуңа күрә санитар кисү белән генә (коры, авыру ботакларны алу) чикләнсәң яхшы. Персикны чәчәк бөреләре бүртә башлаган вакытта гына кисәләр.
Яшь агачларга тимәгез (бигрәк тә быел утыртылганнарга) — аларга ныгып китәр өчен вакыт кирәк.
Мөһим нечкәлекләр.
Берьюлы артык күп ботакны кисмәгез. Бер сезон эчендә 20–25 проценттан артыгын кисәргә ярамый, югыйсә агач бик нык хәлсезләнер.
Зур кисемнәрне эшкәртегез. “Садовый вар”, “Садовая паста” яки олиф кушылган буяу кулланыгыз. Моны эшләгәнче, агачның киселгән урыны 2-3 кибәргә тиеш.
“Бакчачылар” төркеменнән
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Нет комментариев