2027-2029 елларда Россиядә студентларга стипендияләргә 370 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
Мондый мәгълүматлар 2027-2029 елларга федераль бюджет проектына аңлатма язуында урын алган, дип яза РИА Новости.
Документ нигезендә, дәүләт аккредитациясе булган урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча көндезге бүлектә укучы студентлар стипендиясенә 2027 елда 119 млрд 102,2 млн сум каралган.
2028 елда бу максатларга 123 млрд 728,1 млн сум, ә 2029 елда 128 млрд 757,9 млн сум юнәлдерергә планлаштыралар.
Шул рәвешле, өч ел эчендә укучыларны стипендия белән тәэмин итүгә якынча 371,6 млрд сум каралган.
Нет комментариев