Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт - Зәй-Каратай юлында алты машина бәрелешкән авариядә хатын-кыз һәлак булды

Иртәнге якта авария булды.

Бүген социаль челтәрләрдә иртәнге якта  Зәй-Каратай авылы янында тауга менгәндә машиналар бәрелешүе турында хәбәр иттеләр, шуннан узып китүчеләр видеолар да куйды.

Авариядә алты машинага зыян күргән, кайберләре юл кырыена төшеп капланган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Mercedes автомобиле руле артында 48 яшьлек шофер  зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «УАЗ», Volkswagen һәм Chevrolet автомобильләре белән бәрелешкән. Калган машиналар исә бәрелешүдән саклану нәтиҗәсендә зыян күргән. 

Авария нәтиҗәсендә Chevrolet  автомобиленең  46 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була.

Автоинспекторлар тикшерү эше алып бара.

Юлларда сак йөрегез. Кагыйдәләрне үтәгез.

 

Фото: ГАИ РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев