Әлмәттә китап формасындагы стела ачарга ниятлиләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә китап формасындагы стела ачарга ниятлиләр

Илдә тиңе булмаган һәйкәл.

"Нефтяные вести" газетасы Әлмәттә тиздән ачылачак китап формасындагы стела турында шулай дип яза. Корылма "Татнефть" заказы буенча уникаль технология кулланып төзелә, төгәлрәге, ясалма фәһем белән идарә ителә торган 3D-принтерда бастырыла. Бу хакта ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Нефтьчеләр башкаласына Казан ягыннан керү юлында урнашкан алты метрлы "Әлмәт. Чыганаклар туу урыны.1953" ("Әлмәт. Место рождения месторождений.1953) дигән һәйкәл шәһәр тарихына багышланган. Ул нефтьчеләр башкаласын яңа идеяләр, белем, мәдәният һәм технологияләр туа торган урын буларак ачып бирә. Проектның образы китап, ягъни яңа мәгънәләр һәм киләчәк символы.

Корылманың төп өлешен урнаштырганнан соң, аның тирәсендә Чупай тау ташы (шәһәрнең беренче йортлары шуннан төзелгән) ярдәмендә төзекләндерү эшләре башкарылачак. Моңардан тыш, күпьеллык бөртекле культуралар утыртылачак. Көндез стелада кояш яктысы һәм күләгәләр чагылып уйнаячак, ә төнлә махсус яктырту белән матурлау каралган.

Стела октябрь ахырына кадәр ачылыр дип көтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото: ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме


 

 


Нет комментариев