Апрель суыклары: слива, абрикослар нишләр?
Экология һәм биология үзәге директоры Владимир Товма җавап бирде.
Яз иртә килде быел, дип иртәрәк сөендек, ахрысы. Атна башы кыштан башланды. Синоптиклар атна дәвамында салкын булачак дип кисәтә. Шаулап чәчәк аткан агачларыбызга ни булыр? Быел да уңышсыз калырбызмы? Әлеге сораулар белән балалар экология һәм биология үзәге директоры Владимир Товмага мөрәҗәгать иттек. («Шәһри Чаллы»)
«Слива, абрикос, чия кебек төшле агачлар -1 градуска кадәр температурага чыдый алмый. Чәчәк атарга өлгермәгәннәре әле исән калырга мөмкин. Әмма анысы да икеле, төрле факторларга бәйле. Әйтик шәһәрдә температура бераз җылырак. Шуңа күрә җил булмаган урыннарда үсүче агачлар чирләп кенә алырга мөмкин. Ә менә шәһәрдән читтәге бакчачылык ширкәтләрендә, аеруча куыш урыннарда үсүче агачларны салкын алачак», – белгеч.
Аннан соң салкыннарның күпме торуы да зур роль уйный икән. Һава температурасы 5 сәгать дәвамында -1 градус торса, үсемлек өчен бик начар.
«Кайбер сорт агачлары салкыннарга чыдам. Әмма алар да стресс кичерә, яхшылап үсә алмаячак. Иммунитеты яхшы булган кешеләр салкынга бирешми бит. Монда да шул ук хәл. Ерткыч бөҗәкләрдән зыян күргән, авырлык белән үскән агачлар салкынга тиз бирешәчәк. Шуңа күрә салкыннар вакытында үсемлекләрне каплап куйсагыз яхшырак», – ди Владимир Товма.
Җылы яклардан кайткан кошларыбыз ничек? Алар да стресс кичерә торганнардыр?
«-6..-10 градус булса, алар өчен начар. -1 куркыныч түгел. Шул ягы гына бар: бөҗәкләр белән тукланучы кошларга ризык табуы авыр булачак. Мондый һава торышында бөҗәкләр качышып бетә. Кояш чыга башласа, барысы да җайланачак», – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев