Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Атнаның кайсы көне сәламәтлек өчен зыянлы?

Сәламәтлегебез торышы һәм календарь көне арасында нинди бәйлелек бар?

Галимнәр атнаның сәламәтлек өчен куркыныч көне дүшәмбе дигән фикергә килгән.

Сәламәтлегебез торышы һәм календарь көне арасында нинди бәйлелек бар? Дүшәмбе – авыр көн, дигән билгеле сүзтезмәне барыбызның да кулланганы бардыр. Һәм бу гыйбарә юктан барлыкка килмәгән.

Абруйлы фәнни журналларның берсендә нәкъ менә дүшәмбе көннәрендә инфарктлар һәм инсультлар ешрак булуы турында хәбәр ителгән. 

Тикшеренүчеләр мәгълүматлары буенча, нәкъ менә атнаның бу көне кешенең физик халәте өчен зур куркынычлар белән яный. Беренче эш көне җитди стресс, борчу тудыра, депрессиягә китерә дигән фактлар китерелә. Нәкъ менә дүшәмбе көнне йөрәк өянәге ихтималы 19 процентка арта икән.

 Өстәвенә, дүшәмбе авырлыкларының сәламәтлеккә салган зыяны озак кына вакыт узганнан соң да саклана.


https://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев