Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Август-Лениногорск» районыбыз авылларында яшәүче олы яшьтәгеләрне газетыбызга яздыртты

Киләсе яртыеллык өчен район газетларына язылу бара. Шундый мөһим чорда “Подписка бүләк ит” акциясенә кушылу – уңай һәм әһәмиятле гамәл.

Менә киләсе яртыеллыкта да районда авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча эш алып баручы “Август-Лениногорск” агрофирмасы ярдәме белән 46 кешенең өенә “Заман сулышы” газеты киләчәк.

“Август-Лениногорск” агрофирмасы белән редакция арасында хезмәттәшлек күпере салынды. Райондагы Зәй-Каратай, Керкәле, Яңа һәм Иске Иштирәк, Мөэмин-Каратай, Иске Шөгер, Сугышлы,Урдалы, Ивановка, Мичурин авыл җирлекләрендә яшәүче, ягъни  агрофирма шушы авылларда эшчәнлеген алып бара, биредә гомер итүче тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, актив пенсионерларга аграр җәмгыять “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларын яздыртты.

Агрофирма әлеге игелекле гамәлне  берничә елдан бирле һәр яртыеллыкта эшли. Матур традициягә керде. Аларның бу гамәле башкаларга да үрнәк булып торсын иде.

Киләсе яртыеллыкта райондашларыбыз газетыбыздан район яңалыкларын, кеше язмышларын, авыллардагы хәбәрләрне укый алачак, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсен дә һәм агрофирманың эшчәнлеген дә яктыртабыз. Әнә Урдалыда яшәүче Хәдичә апа Вагизова 38 ел “Муса Җәлил” исемендәге колхозда эшләгән. Ул бухгалтер, кассир вазифаларын алып барган.

«Мин эшләгән дәвердә өч колхоз рәисе җитәкчелек итте. Аллага шөкер, әйбәт кенә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Колхозыбыз да зур иде, югары күрсәткечләргә иреште. Безне онытмаулары өчен “Август-Лениногорск” җәмгыятенә рәхмәт, менә подписка бүләк иттеләр. “Заман сулышы”н яратып укыйм. Бабай белән икәү укый идек, кызганыч, моннан 6 ай элек бакыйлыкка күчте. Бик ямансу, бик сагынам үзен», - ди Хәдичә апа.

Наил абый белән Хәдичә апаның Урдалы авылында Шушма буендагы  ташландык урынны әкият бакчасына әйләндерүен без “Заман сулышы” газетында язган идек. Төрле агачлар: имән, каен, юкә утыртып, чәчәкләр үстереп, чын мәгънәсендә гөлбакча ясап куйдылар. Вагизовлар гаиләсе 4 бала тәрбияләп үстергән: өч кыз, бер малай. Балалар барысы да белем алып, тормышта үз урыннарын тапкан. “Киленебез, кияүләребез, оныкларыбыз акыллы, тәртиплеләр”, - ди Хәдичә апа.

Бүләк итеп газетка яздырткан кешеләрнең күбесе – олы яшьтә. Нәкъ менә алар колхозларда кырда эшләп, бар авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Бүгенге матур көннәргә куанып гомер итәләр. Урдалыдан Минехади абый Шәйдуллин гомере буе колхозда баш зоотехник булып  эшләп, лаеклы ялга чыккан. Маллардан мул продукция алуда аның өлеше зурдан булган. Күптән түгел Минехади абый 75 яшен тутырды. Шәйдуллиннар гаиләсе дә киләсе яртыеллыкта газетыбызны алачак.

Өлкән буын өчен игътибар һәм хөрмәт, җылы караш – зур бүләк. “Август-Лениногорск” җитәкчелеге моның шулай икәнен яхшы аңлап, эш итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев