Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Балтач районында котыру чире таралу сәбәпле, карантин игълан ителде

Татарстанның Балтач районында котыру чире таралу сәбәпле, карантин кертелде.

Бу хакта указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Эпизоотик учак дип Татарстан Республикасы Балтач районының Кече Лоҗы авыл җирлегендә Үзәк урам, 62 йорт адресында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе танылган.

Кече Лоҗы, Карадуган, Шубан авылларында һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә эпизоотик учак тирәсендәге 3 километр радиуслы территория куркыныч дип игълан ителгән.

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта эпизоотик учак территориясенә бары тик терлекләргә хезмәт күрсәтүче персоналга, ветеринарларга, эпизоотик учакны бетерүчеләргә һәм авылда яшәүче кешеләргә, шул исәптән вакытлыча яшәргә килүчеләргә генә керергә ярый.

Учакта котырган авыру хайваннарны дәвалау, шулай ук чир йоккан хайваннарны кертү һәм чыгару тыела. Хайваннарны ким дигәндә 179 көн алдан котыру авыруына каршы вакцинацияләгән очракта гына чыгарырга рөхсәт ителә. Шулай ук авыру терлекләрне күчерергә һәм төркемнәргә бүләргә, аларның үләксәсенең тиресен салдырырга ярамый.

Карантин кертелгән территориядә ярминкәләр, сәүдә күргәзмәләре һәм чирле хайваннарны күчерү һәм төркемнәргә туплау белән бәйле башка чаралар үткәрү, зопарклар өчен кыргый хайваннар аулау тыела.

Карантин режимы котыру чирен йоктырган соңгы хайванны суйганнан яки соңгы авыру хайванның үләксәсен юк иткәннән соң 60 көн узгач кына гамәлдән чыгарылачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев