Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БДИ бетәчәкме?

Дәүләт Думасына бүген БДИны традицион чыгарылыш имтиханнарына алыштыру турындагы фракцияара закон проектын кертәчәкләр, дип хәбәр итә ТАСС.

Инициатива авторлары арасында - өч партия депутатлары: хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР), гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) һәм мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова (“Гадел Россия - хакыйкать өчен”).

Инициатива авторлары белдергәнчә, БДИ кертү нәтиҗәсендә ата-аналарның чыгымнары репетиторлар базарына, ә коррупция югары уку йортларының кабул итү комиссияләреннән олимпиадалар өлкәсенә күчкән. 

БДИ тирәсендәге соңгы вакыйгалар – гаугалардан алып ачыктан-ачык фаҗигаләргә кадәр – бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарып, дәүләт йомгаклау аттестациясенең элеккеге, традицион форматына күчү мәсьәләсенә тагын бер кат кире кайтырга мәҗбүр итә, ди Нилов.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев