Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан җирле бүлекчәләре йомгаклау җыелышында Лениногорск бүлекчәсе дә катнашты
21 декабрьдә Казанның Туган авылым комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау җыелышы булды.
Анда Лениногорск районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова да катнашты.
Биредә «Каз өмәсе» ярминкәсе үтте. Ярминкәдә Татарстан районнары гына түгел, Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан катнашалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кунакларны сәламләде.
«Каз өмәсе зур әһәмияткә ия. Без каз өмәсе җыеннарын һәр елны оештырачакбыз. Әлеге эш бер генә көн түгел, ә ел буе дәвам итә. Ата-бабаларыбызның безгә мирасы булган әлеге җыенны югары яссылыкка күтәрү – безнең төп максатыбыз», – дигән ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов каз өмәсе чарасы һәм аның нәтиҗәләре белән уртаклашты. Шулай ук комитет эшчәнлеге һәм Татарстан районнарында узган чаралар турында да сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев