Чаллы табиблары беренче тапкыр бөер күчереп утырткан
Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары беренче тапкыр бөер күчереп утырту (трансплантация) операциясен үткәрде.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Регламент буенча, яңа трансплантация программалары Мәскәүдән белгечләр катнашында ачыла. Без барлык стадияләрдә дә Мәскәү хирурглары белән консультацияләштек, беренче операцияләрне академик В.И.Шумаков исемендәге Үзәкнең бөер һәм ашказаны асты бизе трансплантациясе бүлеге мөдире Җәбраил Сәйдуллаев белән бергә үткәрдек. Башка этапларда да безгә Казаннан хезмәттәшләребез ярдәм итте», – дип сөйләде Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Антонина Панина.
Күчереп утырту операциясен Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары: Антон Акимов, Айрат Арсланов, Дамир Хәйсаров һәм Айрат Фәтхетдинов башкарды. Пациентлар – 45 һәм 30 яшьлек ир-атлар. Табиблар сүзләренчә, ике операция дә бер сәгать ярым дәвам иткән һәм гадәти режимда узган. Пациентлар үзләрен яхшы хис итәләр һәм хәзер аларны хастаханәдән чыгарырга әзерләнәләр. Ир-атларның берсе өчен бу беренче трансплантация түгел. Элегрәк күчереп утыртылган донор бөере белән ул ун елга якын яшәгән.
«Ике пациент та безнең күзәтү астында иде, алар АМЯХның гемодиализ бүлегендә дәваланалар иде. Очраклар гади түгел: бөернең хроник авыруының бишенче, терминаль стадиясе, шулай ук пациентларның берсендә шикәр диабетын да кертеп, башка авырулар да бар иде. Болар трансплантация өчен күрсәтмәләр, мондый очракларда бердәнбер коткару – донор органы күчереп утырту», – дип сөйләде хирург Айрат Фәтхетдинов.
Элегрәк бөер күчереп утырту таләп ителгән пациентларга Казанга һәм Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Хәзер югары технологияле медицина ярдәме Автокалабызда да мөмкин булды.
Федераль трансплантология үзәге хезмәттәшләре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләренең югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын һәм трансплантологияне алга таба үстерү өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев