Чаллы прокуратурасы эшне судка җибәргән.
Чаллыда бәдрәфкә кергән хатын-кызларны яшерен рәвештә фотога төшерүче ир-атны хөкем итәчәкләр. Прокуратура тикшерү үткәреп, җинаять эшен судка җибәрде, дип яза «Шәһри Чаллы» сайты.
Әлеге ир-ат кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәүдә үзәкләре бәдрәфләрен сайлый торган булган. Аның рөхсәтсез "съёмка"сын ялгыш сизеп калганнар. Телефонын карасалар - хатын-кыз гаурәтләре фотолары белән тулы.
Ир-ат гаебен таныган. Аны "шәхси тормышның кагылсызлыгын бозу" маддәсе буенча хөкем итәчәкләр.
Закон буенча 200 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
фото: татар-информ
Нет комментариев