Дәүләт Думасында закон проектын эшлиләр.
Аның буенча хуҗабикәләргә ай саен түләүләр бирергә планлаштыралар. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов Телеграм-каналында хәбәр итте. Элегрәк мондый закон проектын Владимир Жириновский эшләргә кушкан булган.
«Йорт хуҗалыгын алып бару - җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия, шуңа күрә түләүгә лаеклы эш», - дип билгеләп үткән Нилов.
Аның сүзләренчә, төбәктә яшәү минимумы күләмендә ярдәмнең мондый чарасы аз керемле гаиләнең матди хәленә уңай йогынты ясаячак.
https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasynda-xuabikalarga-ailyk-tulaular-kerterga-takdim-ittelar-5905232
Нет комментариев