Депутатлар хуҗасыз хайваннарга бәйле закон проектын кабул итте
***
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында депутатлар кискен хәлләрдә хуҗасыз хайваннарга карата йоклатуны (эвтаназия) кулланырга мөмкинлек биргән законны хуплады.
Закон Татарстан территориясендә хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәтле рәвештә экстраординар вазгыять режимын кертү тәртибен һәм аны хәл итү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин булган чаралар исемлеген раслый.
Канунда шулай ук хайваннарны вакытлыча тоту пунктларын булдыру һәм хуҗасыз җәнлекләрне йоклату очраклары исемлеген киңәйтү каралган.
Закон проекты нигезендә экстраординар вазгыять режимын кертү турында карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кабул итәчәк һәм ул гуманлы юл белән башкарылырга тиеш.
https://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев