ҖӘМГЫЯТЬ

Дипломатиядән инвестициягә кадәр: «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә - 20 ел

Быел «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә егерме ел тулды. Шушы вакыт эчендә Татарстан Россиянең мөселман илләре белән аралашуында даими мәйданчыкларның берсенә әверелде.

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен Россия Хөкүмәтенең элеккеге Рәисе, дипломат, көнчыгышны өйрәнүче Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев оештырды. 2014 елдан башлап аны Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

«Үзара хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ачыла. Уртак көчләр белән хезмәттәшлекне үстерүнең югары темпларын киләчәктә дә саклап кала алырбыз дип ышанам», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, «КазанФорум»ның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин.

Бу еллар эчендә дәүләт һәм Хөкүмәт җитәкчеләре, халыкара оешмалар, эшлекле һәм дини берләшмәләр вәкилләре белән киң элемтәләр даирәсе булдырылды. Татарстан өчен бу – чит ил партнерларына үз предприятиеләрен һәм проектларын турыдан-туры тәкъдим итү, инвестицияләр җәлеп итү, фәнни һәм мәдәни бәйләнешләрне үстерү мөмкинлеге. Ә Россия өчен – мөселман илләре белән диалогның өстәмә каналы.

Бу эштә республика мәнфәгатьләре гомумроссия мәнфәгатьләре белән тыгыз бәйләнгән.

Чит илләрдә узган очрашуларда Миңнеханов Татарстан компанияләренең бурычлары хакында да, Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында да фикер алыша. Ә Казан Россиянең төрле төбәкләре белән эшләүгә карата кызыксыну белдергән партнерларны кабул итә.

Очрашулар географиясе хезмәттәшлек юнәлешләренең бик тә төрле булуын күрсәтә. Төркия, Малайзия, Үзәк Азия һәм Фарсы култыгы дәүләтләре икътисади төзелеш, сәяси кызыксынулары һәм эшлекле традицияләре буенча аерылып тора. Һәр ил белән аерым мөнәсәбәтләр булдырырга туры килә.

Татарстанның халыкара бәйләнешләре, әлбәттә, ислам дөньясы белән генә чикләнми. Төп юнәлешләрнең берсе – Кытай. 2025 елның ноябрендә Миңнеханов Ханчжоуга барды, анда Чжэцзян провинциясе белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты, ә 2026 елның сентябрендә Татарстан һәм Шаньдун провинциясе мәгариф форумында катнашты. 

АСЕАН – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе илләре белән дә элемтәләр киңәя.

Малайзиядән тыш, Татарстан Вьетнам белән дә хезмәттәшлекне үстерә. 2025 елның мартында Миңнеханов Ханойда булды, анда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше һәм IT өлкәсендә уртак эшчәнлек мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар. Татарстан предприятиеләре өчен бу – җирле партнерлар белән булган тәҗрибәгә таянып, Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларында үз урыныңны киңәйтү мөмкинлеге.

Татарстан өчен киң элемтәләр даирәсе - үз тәкъдимнәреңне чит илдә алга этәрү мөмкинлеге булса, ә Россия өчен шул исәптән бер төбәкнең конкрет эшләре аша шушы дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлеге.

Шул ук вакытта, җитәкчеләрнең очрашулары министрлар, эшмәкәрләр, галимнәр, университет вәкилләренең алдагы эшчәнлеге өчен киң мөмкинлекләр тудыра. Ирешелгән килешүнең нинди нәтиҗәгә китерәчәге элемтәләрнең шушы дәрәҗәдә дәвам итүенә бәйле.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев