Февраль ахырында Татарстанда салкыннар, кар һәм көчле җил фаразлана.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Узган тәүлектә республика югары басым тәэсирендә булды: явым-төшем булмады, ләкин иртән томан һәм суык булды, ә төнлә җил урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәйде.
Бүген, 23 февральдә, атмосфера фронты якынаю сәбәпле урыны белән йомшак кар явуы күзәтелә, көчле җил 15-18 м/с тизлектә саклана, көндезге температура -3..-11°.
24 февральгә фаразлар буенча сизелерлек үзгәрешләр көтелми: болытлы һава, урыны белән бераз кар, җил тизлеге 15-18 м/с, төнге температура -10..-15°, көндез -5..-10°.
Чәршәмбе, 25 февраль һәм пәнҗешәмбе, 26 февраль, республика түбән басым кырында булачак. Бераз кар явуы көтелә, төнге температура -9..-15°, көнчыгышта -20°, көндез -4..-10°.
27 һәм 28 февральдә явым-төшем көтелми. Төнге температура -12...-17 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -21° га кадәр, көндез -5° дан -10°га кадәр.
Нет комментариев