Татарстанда көчле суыту фаразлана: температура -27°ка кадәр төшәргә мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәтәләр.
Республика халкына төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр:
- ватык мичләрдән файдаланмаска;
- кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
- эшли торган мичләрне һәм электр җылыткычларны караучысыз калдырмаска һәм аларны балаларга күзәтергә кушмаска.
Татарстанлыларга җылыту приборларына игътибарлы булырга һәм көчле суыклар вакытында мөмкин булганча урамда булу вакытын чикләргә киңәш итәләр
Фото: © Салават Камалетдинов /«Татар-информ»
Нет комментариев