Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Гаилә ипотекасы» программасына үзгәрешләр кертеләчәген әйттеләр

Закон быел ук кабул ителергә, ә киләсе елдан - үз көченә

 “Гаилә ипотекасы” ставкасын 12 процентка кадәр җиткерергә мөмкиннәр, әмма башкача да булуы бар.

“Гаилә ипотекасы” ставкасы инде киләсе елда ук, балаларның санына бәйле рәвештә, төрлечә булырга мөмкин. Депутатлар аны 12 процентка кадәр арттыруны карый. Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, бер балалы гаиләләргә “Гаилә ипотекасы”н 12 процентлы ставка белән бирү күздә тотыла. Ләкин 10 процент күләмендә раслау ихтималы да бар. Ике балалы гаиләләргә торакка ташламалы кредитны – 6, өч балалыларга – 4 процентлы ставка белән бирү карала.

Аксаков сүзләренә караганда, төрлечә ставка кертү турындагы закон инде быел ук кабул ителергә, ә киләсе елдан – үз көченә керергә мөмкин.

Ул шулай ук өчтән күбрәк балага ия булучыларга “Гаилә ипотекасы” ставкасы буенча әлегә бернинди дә ачыклык кертелмәгәнлеген әйткән.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев