Гаиләнең олы кешесен карау өчен дә «больничный» алып булуы турында Лениногорск Клиентлар хезмәте аңлата
“Больничный”ны үзең авырганда яки баланы карау вакытында рәсмиләштерүдән тыш, башка очракта да рәсмиләштерергә була.
Әйтик, әгәр гаиләнең өлкән әгъзасына ярдәм кирәк икән, мәсәлән, операциядән соң, карау кирәк икән, эшкә урнашкан гражданин шулай ук карау өчен “больничный” алырга хокуклы.
Закон туганлык дәрәҗәсен чикләми: больничныйны ире, ата-анасы, апасы, әбисе, бабасы һәм башка туганнарны караганда рәсмиләштерергә мөмкин.
Моның өчен табибка, эшкә яраксызлык кәгазендә тиешле кодны күрсәтү өчен, туганлыкны раслаучы документлар тапшырырга кирәк.
Зурларны карау буенча “больничный” һәр авыру очрагы буенча 7 календарь көнгә кадәр бирелә. Түләү иминият стажына бәйле: 8 елдан артык стаж булганда – 100 процент, 5 елдан 8 елга кадәр — 80 %, 5 елдан азрак стаж булганда — 60 %. Бер ел эчендә 30 календарь көннән дә артык түләнми.
Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе туганы стационарда дәваланган вакытта, шулай ук ремиссия стадиясендә хроник авырулар булганда рәсмиләштерелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев