Гөлфия Шәйдуллина: «Ишек шакып, тәрәз кагып, эч пошырып йөрмәсен!»
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлфия Шәйдуллина: «Ишек шакып, тәрәз кагып, эч пошырып йөрмәсен!»

Тәҗрибәле, чал тарихлы, матур мизгелләргә бай өлкәннәр көне белән!

Син картлык, миңа тимә!

Картлык дигән теге җанның
Теттем әле тетмәсен.
Ишек шакып, тәрәз кагып
Эч пошырып йөрмәсен!

Урамыма кермә, дидем
Асфальт юллар булса да.
Машиналар покой бирми,
Тыз- быз йөреп торса да.

Сиздермичә күзем салдым,
Картлыкның башы такыр.
Ул шайтан, капкага кага
Ым, кага, янәсе , әйдә, чакыр

Мин әйтәм: йөгереп торам
Артымнан җитәлмәссең.
Чал чәчемне җыеп куйдым
Ансын да күрәлмәссең.

Кәнишне теш хөкүмәтнеке
Ну и что! Менә, дигән!
Шыпылдан кереп урнашкан.
Корега белән кигән.

Иртәләрен дару эчәм
Витамин сыман бит ул.
Биткә- кулга кремнар сөртәм
Бар җиргә броня бит ул.

Бандажлар да бик файдалы
Гәүдәне төз йөртә ул.
70кә басып килсәк тә
Йөрәк 18дә ул.

Гөлфия Шәйдуллина.

Шөгер

 

 


Нет комментариев