«Яшимен, әнкәй, йөрәгеңнең тоеп җылысын»
«Чишмә» әдәби берләшмәсе шагыйрәләреннән бәйрәмгә күчтәнәч.
Бүген әни бәйрәме
Бәйрәм белән котлап әнкәй сине,
Матур сүзләр килә әйтәсе.
Күңелемнең бөтен сөю назын
Сиңа килә бүләк итәсе.
Агачларга кунган нәни кошлар
Моңлы җырлар бүләк итәләр,
Бәйрәм иртәсендә искән җилләр,
Чәчләреңнән сыйпап үтәләр.
Мин телимен сиңа әнкәй бәгърем,
Шатлыкларның бары олысын.
Рәхмәт, әнкәй! Яшимен мин һәрчак
Йөрәгеңнең тоеп җылысын.
Илсөяр Салахова.
Әниемнең җылы кочагы
Әниемнең җылы карашларын
Тоеп яшим еллар узса да,
Җил-давылдан мине саклый сыман,
Искәртәдер нидер булса да.
Әниемнең кочагы җылысын
Онытмам, гомерләр узса да,
Маңгай буразнасы сызылса да,
Чәчләремә көмеш кунса да.
Әнкәй миннән нидер көтә сыман,
“Бары, яхшы бул”, –дип әйтәдер.
Кәгаземә кунган күбәләктәй,
Ак теләкләр теләп китәдер.
Сизәм, мине күкләрдән күзәтә,
Күпме йолдыз анда, күпме моң?!
Йолдыз атылганда күккә карыйм,
Теләкләрем кабул булса соң!
И, әнием, синең хакларыңны,
Аклый алдым микән, юк микән?!
Хыялларым чынга ашкан мәлдә,
Синең фатихаң, дип, хис итәм.
Әлфия Сөләйманова
Әнкәм гөлләре
Әнкәемнең чәчәкләре
Бизи тәрәз төбемне.
Бигрәкләр дә нык яратам
Әнкәй яран гөлеңне.
Көндә сулар сибәмен мин,
Алар белән сөйләшәм.
Күңелемдәге шатлыкны
Бар җиһанга өләшәм.
Иртә белән кояш нуры
Иркәләп, назлап үтә
Чәчәкләрем куанышып
Серләшүемне көтә.
Хәтерләтә алар миңа
Синең елмаюыңны.
Һич кенә дә теләмиләр
Минем моңаюымны.
Илсөяр Салахова
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев