Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Җир байлыкларын чыгаручылар хокук бозган, алар арасында Лениногорск районы карьеры да бар

Республика прокуратурасы карьерларда тикшерү вакытында, аларның кайберләрендә закон таләпләрен санга сукмауны ачыклады.

Әлеге хокук бозуларга карата  дүрт административ эш кузгатылды,  алар арасында Лениногорск районындагы карьер да бар.

Республика прокуратурасы карьерлардагы  хокук бозуда гаепле дип табылучыларны 120 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Тикшерүләр вакытында файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче оешмаларның, мондый эшләр өчен махсус бирелгән лицензия шартларын үтәмәүләрен ачыклаганнар. Мәсәлән, эшчеләр җитештерү калдыкларын  җир өстенә – туфракка ташлап калдырган, ә әзер продукцияне авыл хуҗалыгы территорияләре булган кырларда саклаганнар.

Моннан тыш, карьерларда эш алып баручы фирмаларның бу эшкә рөхсәт бирүче рәсми кәгазьләрнең күчермәсе дә булмаган. Карьердан чыгарылган файдалы казылмаларның исәпкә алынмаган өлеше булуы да ачыкланган. 

Республика прокуратурасы предприятие җитәкчеләре адресына хокук бозуларны бетерүне таләп итеп күрсәтмәләр керткән. Карьерларда эш алып баручы хезмәт оешмалары әлеге җитешсезлекләрне төзәткән. Моннан тыш, файдалы казылмалар чыгаруның исәпкә алынмаган күләме ачыкланган оешмаларның берсенә 363 мең сумнан артыграк өстәмә түләү кертергә туры килгән.

 

фото: Минэкология РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев