Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Юрист нинди чүп-чар өчен 3 мең сумга кадәр штраф янавын сөйләде

«Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Евгений Корнеев бу сорауга ачыклык кертте.

Чүп контейнерларына төзелеш чүп-чарын, батарея һәм аккумуляторларны, зур күләмле көнкүреш техникасын, компьютер, иске шиннар, мебель һәм макулатураны ташларга ярамый.

Кеше әлеге таләпне бозса, Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча аны 2-3 мең сум штраф көтә, дип искәртте эксперт.

Юрист аңлатканча, төзелеш эшләреннән калган чүп-чар каты коммуналь калдыкларга керми. Алар I-IV класс куркынычтагы калдык санала, шуңа күрә аларны илтеп түгәргә кирәк. Моның өчен гражданин шундый чүп-чарны транспортлауга лицензиясе булган оешма (ИП) белән килешү төзергә тиеш.

Батарея һәм аккумуляторларга килгәндә, аларда цинк, кургаш һәм кадмий бар. Бу матдәләр, таркалган вакытта, суны һәм туфракны агулый ала.

Зур күләмле көнкүреш техникасы, компьютерлар, иске шиннар, йорт җиһазлары һәм хәтта макулатура да бик озак таркала һәм аларда экологиягә зыян китерә торган матдәләр бар. Аларны утильләштерү өчен махсус оешма белән килешү төзергә кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев