Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Изге Болгар җыены» «КазанФорум-2026» программасына кертелде

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак.

2026 елда бәйрәм Казанда 12-17 май көннәрендә узачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Бәйрәм программасы 09:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында концерт белән башлана. 10:45 сәгатьтә төп сәхнәдә пролог күрсәтеләчәк, ә 11:00 сәгатьтә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» рәсми ачылышы булачак.

12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы укылачак. Шуннан соң ук, 12:30 да, төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт башлана.

Көн дәвамында, 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр ачылачак.

09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Болгар цивилизациясе музееның беренче катында «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда килүчеләргә урта гасыр карасының ничек ясалганын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясе нигезләре белән таныштырачаклар.

09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кунаклар «Көрәш» милли көрәш ярышларын күрә алачак.

10:15 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясендә тәүбәгә килүгә багышланган «Тәүбә» намазы укылачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев