Кабартылган түгәрәккә ышанып батып үлгән
19 яшьлек кыз дуслары белән яр буенда ял иткән.
Бу хәл Татарстанның Теләче районында су коену өчен җиһазландырылмаган Макса күлендә була.
Кыз кабартылган махсус түгәрәкне алып, су эченә керергә булган. Фаразлар буенча, ниндидер мизгелдә аның кулыннан түгәрәк шуып китә һәм бу фаҗигагә китерә. Мәрхүмәнең җәсәден бер балыкчы ярдан өч метр ераклыкта гына табып ала.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу вакыйгага бәйле рәвештә суда иминлекнең төп аспектлары турында искә төшерә:
Сулыкларда фаҗига очракларының төп сәбәбе - салмыш хәлдә су коену, ата-аналарның балаларына контроле җитмәү. Рөхсәт ителмәгән урынарда су коену. Гап-гади кагыйдәләрне төгәл үтәп, сез үзегезне фаҗигале хәлләрдән саклап кала аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев