Каен серкәсе сезоны башлана: язгы аллергия чорын ничек итеп җиңел кичерергә?
Яз җылы килү сәбәпле, быел Россиянең урта полосасындагы иң көчле аллерген – каен иртәрәк чәчәк ата башлаячак.
Бу аллергиядән интегүчеләр өчен зур куркыныч тудыра, дип кисәтә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Поллиноз, ягъни сезонлы аллергия – бүгенге көндә бик киң таралган күренеш. Җир шарында яшәүчеләрнең 10-15 проценты үсемлек серкәсенә аллергиядән интегә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы быел илнең урта полосасындагы иң көчле аллерген – каен өч атнага иртәрәк чәчәк ата башлаячагы турында искәртте. Яз җылы килү сәбәпле, быел каен чәчәк ату чорының иң кызган мәле апрельнең өченче ункөнлегенә туры килергә мөмкин.
Каен – җил ярдәмендә серкәләнә торган агач. Аның серкәсе бик вак һәм шома, шуңа күрә ул сулыш юлларына җиңел үтеп керә.
«Гадәттә агач серкәсенә аллергия үзен апрель-май айларында, зирек һәм каен яфрак яра башлаган чорда сиздерә башлый. Шул ук вакытта соңгы елларда Европада каен чәчәк ату чоры 7-10 көнгә озынайды. Әгәр сезонлы аллергияне табиблар кушканча контрольдә тотмасаң, ул сузылырга, көзгә кадәр борчырга мөмкин», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Республика клиник хастаханәсе консультатив сырхауханәсе каршындагы Республика клиник иммунология үзәге мөдире Алексей Лунцов.
Табиб түбәндәге билгеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә:
- борын тыгылу;
- борыннан су агу;
- тән кычыту
- төчкерү;
- күзләр кызару.
Аллергияле кешеләр чәчәк ату чорын җиңелрәк кичерер өчен нишли ала?
Сезонлы аллергия вакытында тормышны ничек җиңеләйтеп була? Табиблар түбәндәгеләрне киңәш итә:
табигатькә болытлы көнне яки яңгырдан соң гына чыгарга;
коры, аяз, кояшлы һәм җилле көннәрдә урамга чыкмаска тырышырга;
күбрәк сулыклар янында йөрергә – анда серкә азрак була;
өйгә серкә кермәсен өчен, тәрәзәләрне ачмаска, бүлмәләрне җилләтү өчен кондиционер кулланырга;
урамнан кайткач, битне һәм чәчне юарга, ә иң яхшысы душ керергә – бу тәннән серкәне юып төшерәчәк.
«Кайбер ризыкларда каен серкәсенең төп аллергенына охшаш аксымнар бар. Алар арасына алма, груша, чия, кишер һәм урман чикләвеге керә. Бу аксым пешергәндә яки кыздырганда таркала, шуңа күрә реакцияне чи килеш ашаган ризыклар гына китереп чыгара ала», – дип аңлатты Алексей Лунцов.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев