ҖӘМГЫЯТЬ

Казан метросы яңа линиясенең беренче участогы 46 процентка әзер

Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогында эшләр дәвам итә:

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, объект 46 процентка әзер.

Яңа линия Татарстан башкаласының биш районын – Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырырга тиеш.

5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы», «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар». Барлык объектларда актив төзелеш-монтаж эшләре бара.

«Тулпар» станциясендә гидроизоляция ясау, вентиляция киосклары өчен тимер-бетон конструкцияләр монтажлау, электр чыбыгы системаларын сузу, эчке биналарны бизәү һәм вентиляция урнаштыру эшләре дәвам итә.

«Зилант» станциясендә тимер-бетон конструкцияләр төзү һәм кирпеч салу башкарыла.

«Академия» станциясендә гидроизоляция, төп тимер-бетон конструкцияләрне монтажлау һәм башка эшләр башкарыла.

«ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә тимер-бетон конструкцияләрне урнаштыру һәм гидроизоляция эшләре башланган.

 

 

Татар-информ


Нет комментариев