Сак булыгыз
Татарстанның газ хезмәтләре халыкка газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Себер трактында ирле-хатынлы ике кеше һәлак булган. Болар – 53 яшьлек ир-ат һәм 52 яшьлек хатын-кыз. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – сөрем газыннан агулану.
«Газпром трансгаз Казан» белгечләре ассызыклаганча, биналарны даими җилләтү, төзек вентиляция, җиһазларга вакытында хезмәт күрсәтү һәм теләсә нинди үз белдегең белән башкарган эшләрдән баш тарту – фаҗигане булдырмау өчен төп шартлар.
Газ исе килеп чыкканда белгечләр киңәш итә:
газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатыгыз;
газ бирүне туктатыгыз;
бинаны җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз;
электр приборларыннан файдаланмагыз;
бинадан чыгып китегез;
авария хәлендәге газ хезмәтен 104 телефоны буенча яки ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112 буенча чакырыгыз һәм авария хәлендәге газ хезмәте диспетчеры күрсәтмәләрен үтәгез.
Нет комментариев