Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда эшли башлаячак яңа СИЗО турында Путинга хәбәр иттеләр

Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) директоры Аркадий Гостев ил президенты Владимир Путин белән очрашты.

Сөйләшү барышында ул дәүләт башлыгына Казанның Авиатөзелеш районында яңа тикшерү изоляторы ачылуы турында хәбәр итте. Гостев сүзләренчә, бу вакытыннан алдарак булачак. Элегрәк СИЗО киләсе елда гына эшли башлаячак дип хәбәр ителгән иде.

Казанда яңа СИЗО гомуми мәйданы 21 мең квадрат метрдан артык булган тулы бер комплекс булып тора. Ул өч функциональ зонага бүленгән: режимлы, хуҗалык-склад һәм административ зоналарга. Изолятор инде проект документациясе таләпләренә туры килүе турында уңай нәтиҗә алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев