Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда сукырлар өчен уникаль бассейнны 2026 елда төзеп бетерергә планлаштыралар

Быел Казанда күрмәүчеләр өчен уникаль бассейн төзелешен тәмамлау планлаштырыла,

Ул гамәлдәге «Ярдәм» комплексының бер өлеше булачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин «Игелекле Казан. Яңа социаль форма буларак инклюзия» форумының пленар утырышында әйтте.

Шәһәр башлыгы бер очракны искә алды: ул җәйге эссе көнне «Ярдәм»гә килгән һәм ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белән аралашкан. Илдар әфәнде тернәкләндерүчеләрнең мондый һава торышы вакытында су янында булу мөмкинлеге булмавын әйтеп,  мәчет янындагы фонтан чылтыравына да алар шат икәне турында сөйләгән. 

«Һәм менә шул вакытта бассейн төзү турында карар кабул ителде", - дип сөйләде Илсур Метшин.

Мэр  «Ярдәм» комплексына инде 2022 елда төзелгән «Дан» күп функцияле инклюзив спорт комплексы һәм сукырлар, ишетү сәләте бозылган кешеләрне тернәкләндерү һәм укыту үзәге керүен искә төшерде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев