Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанның 1020 еллыгына багышланган китап басылып чыкты

Казанга нигез салынуның 1020 еллыгына багышланган «Казан: тарихи очерклар» басмасы ул.

Яңа гына табадан төшкән китап турында  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова һәм институт галимнәре сөйләде.

«Иллюстрацияләр белән бизәлгән тарихи очерклар китабында Казанның шәһәргә нигез салынган чордан алып бүгенге көнгә кадәр үткән юлы тасвирлана. Очеркларда тарих, административ-идарә эшчәнлеге, мәдәният, туризм, милли аш-су турында мәгълүмат табарга була», – диде Эльмира Галимова.

Тарих фәннәре докторы, институтның энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин китап турында күптән уйлап йөри башлавын әйтте. Бу китап Казанның булачак энциклопедиясе өчен кирәк, дип аңлатты ул. Хезмәтне булдыру эше күпмедер вакытка туктатылып торган булган. «Әлеге хезмәт Казанның булачак энциклопедиясенең эчтәлегенең бер өлешен тәшкил итәчәк. Бу китап турында күптән уйлансак та, ул шушы конференциягә басылып чыкты», – диде галим.

«Казан турындагы тарихи очерклар булачак энциклопедиянең каркасы булачак. Басмада Казан тарихы турында төрле сюжетлар урын алды. Казанның урам челтәре, идарә органнары үсешен күрсәтәбез. Монда дингә, бәйрәмнәргә, милли аш-суга багышланган материаллар да кертелде. Китапның әһәмияте шунда: ул Казан турында энциклопедиягә бер адым булып тора», – диде тарих фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Вәлиуллин хезмәттәшенең сүзен җөпләп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев