Кече шәһәрләр һәм авылларга күченгән мәдәният хезмәткәрләренә түләү тәртибе яңартылды
Карар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты авыл торак пунктлары, эшчеләр бистәсе, шәһәр тибындагы бистәләр яисә халкы 50 меңгә кадәр тәшкил иткән шәһәрләргә эшкә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре тәкъдим итү тәртибенә үзгәрешләр кертте.
Яңартылган тәртип буенча, түләүләр Мәдәният министрлыгы, хезмәткәр эшли торган оешма һәм хезмәткәрнең үзе арасындагы өч яклы килешү нигезендә бирелә. Министрлык карар кабул ителгәннән соң ун эш көне эчендә килешүнең өч нөсхәсен оешмага җибәрә, анда аларны хезмәткәр һәм җитәкче имзалый. Бер нөсхә хезмәткәрдә кала, икенчесе министрлыкка кайтарыла.
1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация хезмәткәрнең счетына агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча күчереләчәк.
Компенсация мәдәният оешмасы белән хезмәт килешүе төзегән һәм министрлык тарафыннан расланган вакантлы вазифалар исемлегенә кертелгән югары яки урта һөнәри белемгә ия РФ гражданнарына бирелә.
фото: Заман сулышы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев