Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Кемдә бар шундый персидәтел - Илсөя Бәдретдинова Лениногорск концертында кемне мактады?

Яхшы концертлар.

Лениногорск Мәдәният сараенда ике көн дәвамында якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концертлары булып узды.

Якташлары Илсөяне заллар тутырып каршы алды. Концертка баручылар, әле һаман да концерт хисләрендә йөрибез, алган эмоцияләр белән яшибез, диләр.

Күңелгә үтеп керә торган җырлары, чыгыш саен диярлек алыштырган күлмәкләре белән истә калырлык концерты өчен лениногорскилылар рәхмәт җиткерә.

Белүебезчә, Илсөя – Иске Шөгер авылында туып үскән. Җырчының концертына авылдашы, Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова килмичә калмый. Бу юлы да Лилия Мөкътәсимовна концертка сый-хөрмәт, тәмле ризыклар белән килде. Сәхнәгә чыккач, Илсөя аңа рәхмәтләрен әйтте.

- Лилия апа мине генә түгел, авылдагы һәрбер кешене кайгыртып тора. Без концерт белән килгән саен, безнең төркемгә һәрвакыт тәмле ризыклар төяп килә. Казлар-үрдәкләр үстерә. Кемдә бар әле шундый силсәвит персидәтеле? Ул – минем Лилия апа, безнең силсәвит председателе, – диде Илсөя горурланып.

Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова исә Илсөягә якташларына шундый матур концерт куйганы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

фотолар: видеодан скрин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев