Куакбаш авылы мәдәният йортында эшләүче “Дулкын” ансамбле бергәләшеп тавыш бирергә килде
Бүген – Бердәм тавыш бирү көне.
Куакбаш авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына “Дулкын” ансамбле килде.
Алар бүген сайлауларда бердәм булып, үз тавышларын бирделәр.
Куакбаш мәдәният йортында эшләп килүче “Дулкын” ансамбле сайлау участогына килүчеләр өчен концерт номерлары тәкъдим итте. Махсус бүгенге көн өчен үзләренең патриотик җырларын әзерләгәннәр. “Татарстан таңнары”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырлары халык күңеленә хуш килде.
“Дулкын” ансамбленең гармунчысы – Әхәт Сәхапов. Ул гармунда уйнап торды, апалар моңлы тавышлары белән җырлар башкардылар.
“Дулкын” ансамбле 2022 елда оешты. Җитәкчесе – Сиринә Мөхәммәтшина.
фото: С. Мөхәммәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев