Куакбаш авылының башлангыч сыйныфлары нәниләр янына бардылар
Кызыклы очрашу
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Куакбаш авылы мәктәбендә төрле чаралар уза.
Шундый чараларның берсе кызыклы очрашуга багышланган иде. Мәктәпнең 1,3 класс укучылары балалар бакчасына кунакка бардылар. Алар балалар бакчасына йөрүчеләр белән берлектә Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар.
Мәктәп укучылары үзләре дә әле кайчан гына шушы бакчага йөргәннәр иде. Бакча балаларына да мәктәптән укучылар килгәч, күңелле булган.
Фотолар: мәктәптән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев