Кырау төшү сәбәпле, Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырау төшү сәбәпле, Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Татарстанда кырау төшү сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 1 октябрьдә имзаланган боерыкта шулай диелә.

Документ нигезендә, азык-төлек иминлегенә янаган куркынычны булдырмау өчен республиканың 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Район башлыкларына халыкка бу хакта хәбәр итәргә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү комиссияләре составын билгеләргә, шулай ук гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү планын әзерләргә тәкъдим ителгән.

Мондый планны шулай ук боерыкның үтәлешен контрольдә тотучы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да әзерләргә тиеш.

 


Нет комментариев