Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә ун лениногорскилы үзенең ВИЧ-статусын ачыклады.
ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшкә багышланган чараны җинаять-башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы Альфред Насыйров үткәрде.
«Чараның максаты — лениногорскилыларның ВИЧ-инфекция һәм „С“ гепатиты йоктыру куркынычын киметү, дәвалануга мотивация һәм сәламәтлеккә җаваплы караш, шулай ук үз хокукларын белү», — дип ассызыклады Альфред Насыйров.
Җинаять-башкарма инспекциясе бинасында теләге булган һәркем аноним рәвештә «ВИЧ» һәм «С»гепатитына экспресс-тест ясата алды.
"Мөрәҗәгать итүчеләр белән шәхси консультацияләр барышында куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү үткәрелде, кайда һәм ничек учетка басарга мөмкинлеге аңлатылды. Кирәкле мәгълүмат бирүче буклетлар бирелде", - ди Альфред Ринатович.
Шул исәптән җинаять-башкарма инспекциясе һәм «Халыкны гигиена өлкәсендә укыту үзәге» хезмәткәрләре, ВИЧ –инфекция таратуның гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылык белән янавын, хөкем ителгән кешеләрнең медицина ярдәме алуга хокуклары турында аңлатылды.
Нет комментариев