Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге хезмәте подъездны, баскыч мәйданчыкларын ни өчен әйберләрләр белән тутырмаска икәнен аңлата

Җәйге эссе көннәр башлану белән, һәр йортта диярлек баскыч мәйданчыкларында халык коляскалар, велосипедлар, самокатлар һәм башка хәрәкәт итү чараларын саклый башлый.

Әмма күпфатирлы йортларда яшәүчеләр закон тарафыннан үзләре алдында куелган бурычларны аңлап бетерми, ә кайбер очракларда аңларга да теләми. Закон тарафыннан  милекчеләренең бурычлары төгәл регламентланган: фатирлар тиешле хәлдә тотылырга, хуҗасызлык мөгамәләсенә юл куелмаска һәм шулай ук күршеләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре дә үтәлергә тиеш.

Еш кына күпфатирлы йортларның подьездлары кереп-чыгып йөрү урыннарының яртысын томалаган велосипед, коляска, самокат белән тулган була. Кайвакытта баскыч читлегенә хәтта тиз кабынып китүчән әйберләр, банкада калган буяу-майлар, эреткечләр дә чыгарып тезеп куялар.Бу әйберләр  беренче чиратта кеше сәламәтлеге, кеше гомеренә фаҗигале белән яный. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре даими рәвештә халыкка баскыч мәйданчыкларын, подьездлардан чыгу юлларын, балконнарны  томаларга ярамавы турында искәртеп торалар

Шуны да онытырга ярамый, эвакуация юллары аларның геометриясен исәпкә алып, кеше яткан носилкаларны тоткарлыксыз күтәреп чыгарлык итеп проектлана. Бу юллар ябылган очракта  авария-коткару эшләрен башкаруны бик кыенлаштырачак. Әлеге хокук бозулар өчен, Россия Федерациясе Административ  кодексының 20.4 маддәсе 1 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган. Гомуми мөлкәттән файдалану кагыйдәләрен үтәү – һәр милекченең, шушы торакта  яшәүчеләрнең уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән бурычы.

РФ Торак кодексының 36 маддәсе нигезендә, баскыч читлеге – шушы подьездда яшәүчеләрнең уртак милке. Шуңа күрә яшәүчеләр фатир ишекләре янында, подъездда берни дә сакларга хокуклы түгел.

 Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез, ут кабу яисә төтен чыгу очракларына тап булсагыз, кичекмәстән «101», яки «112» телефоннары буенча шалтыратып хәбәр бирегез. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев