Лениногорск янгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге кисәтә: фейерверк һәм бенгаль утлары бәла китермәсен
Пиротехникадан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләре иң беренче урында булырга тиеш.
Аллы-гөлле утлар чыгарып шартлаучы фейерверк, петардалар, тирә-юньгә алтын-көмеш утлар чәчеп янучы бенгаль утлары –Яңа ел бәйрәменә шатлык өстәүче генә түгел, бик зур бәлаларның да чыганагы булырга мөмкин.
Әлеге бәйрәм атрибутларын кулланып күңел ачулардан килеп чыккан термик пешүләр, төрле җәрәхәтләр, шулай ук янгыннар саны елдан-ел арта.
Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге Яңа ел бәйрәмнәрен оештырганда һәм уздырганда күңелсез нәтиҗәләргә юлыкмас өчен, пиротехник әйберләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, пиротехникадан файдалану кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәклеге турында кисәтә.
Көнкүреш пиротехника эшләнмәләре - бәйрәм салютлары һәм фейерверклар җибәргәндә төрле төсләрдәге яктылык яки төтен эффектлары булдыручы җайланмалар. Аларны кулланганда барлыкка килгән ачык ялкын һәм очкын янгын куркынычы тудырмый калмый.
Пиротехник эшләнмәләрне кибетләрнең махсуслаштырылган бүлекләрендә генә сатып алырга кирәк. Пиротехник әйберләр сатып алганда аның инструкциясен укып чыгу мөһим. Әгәр рус телендә мәгълүмат юк икән, димәк, продукция сертификацияләнмәгән һәм аны куллану куркыныч. Эшләнмәнең яраклылык вакытын тикшерегез. Аны җитештерүче үзе билгели, һәм беркемнең дә бу срокны озайтырга хакы юк.
Пиротехник эшләнмәләрнең күбесендә яшь чикләүләре күрсәтелгән. Эшләнмәнең төргәге бозылмаганмы, эшләнмәнең үзенә (корпус, фитиль) зыян килмәгәнме икәнен һичшиксез тикшерегез.
Пиротехниканы җылыту приборлары (батареялар, газ һәм электр плиталары һ.б.) янында сакларга ярамый, температура режимнары, дымлылык үтәлмәгәнлектән, сатып алынган пиротехника эшләмәскә яки кулларда эшләмәскә мөмкин. Ут куркынычы булган әйберләрне кесәләргә салып йөрмәскә кирәк. Күпчелек очракта пиротехниканы эшләтеп җибәрү вакытында, аны җибәрүче санаулы секундларда куркынычсыз арага йөгерергә тиеш, кагыйдә буларак, бу 10-15 метр һәм аннан да күбрәк.
Фейерверклар, ракеталар һәм башка шуның ише шартлаучы әйберләр җибәрүне бина эчендә, торак йортлар һәм хуҗалык корылмалары янында, Яңа ел чыршылары янында башкару тыела.
Куллану буенча инструкциядә түбәндәге белешмәләр булырга тиеш:
- көнкүреш пиротехника эшләнмәсенең исеме;
-куллану шартлары;
- аны куллануда чикләүләр;
- имин әзерләү, җибәрү һәм утильләштерү ысуллары;
- көнкүрештә саклау кагыйдәләре;
- әзерләүнең гарантияле вакыты һәм датасы;
-көнкүреш пиротехника эшләнмәсенең куркыныч булуы турында кисәтү;
- янгын очрагында эшләнергә тиешле гамәлләр;
- сертификацияләү буенча мәгълүмат һәм эшләнмәнең үзенчәлегенә бәйле башка белешмә.
Яңа ел фейерверклары шатлык кына китерсен өчен, шикле сыйфатлы товарны базарлардан, кулдан сатып алмагыз, кирәкле сертификатлар таләп итегез һәм аны куллану буенча инструкцияне игътибар белән укыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Ут кабу яки аның билгеләрен күргән очракта «101», яки «112» телефоннарына шалтыратып әйтегез.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев