Лениногорск картингчысы Егор Николаев Татарстан Беренчелеге ярышларында уңышлы чыгыш ясады
Уңышлары күп Егорның.
Ярышлар картингның “Мини” классында, 9-11 яшьлек балалар арасында үткәрелде.
Казанда сезонның иң оста спортчыларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада картинг буенча Татарстан Беренчелеге һәм Чемпионаты, шулай ук автокросс буенча беренчелеккә нәтиҗә ясалды.
Һәр класста призерлар өчлеген бүләкләделәр. Республиканың иң шәп спортчылары арасында Лениногорск картинг клубында тәрбияләнүче Егор Николаев та бар.
Бүләкләү чарасында дәрәҗәле кунаклар, республика фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов һәм республиканың спорт һәм мәгариф министрлары урынбасарлары катнашты.
Фото: картинг клубыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев