Суд залыннан.
Лениногорск районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан Лениногорск шәһәрендә яшәүче хатын-кызга карата административ хокук бозулар турында өч эш каралды.
Эш материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз шушы елның сентябрь, октябрь айларында, төрле вакытта шәһәр кибетләреннән берничә тапкыр әйбер урлаган.
Судта хатын-кыз үз гаебен таныган. Эш материаллары шартларын, җәлеп ителүче затның шәхесен исәпкә алып, суд әлеге гражданканы РФ КоАП 7.27 маддәсенең 2 өлеше буенча – бер мең сумнан артык бәядә чит кешенең мөлкәтен урлау, үзләштерү юлы белән вак урлау, административ җаваплылыкка тарткан, аңа административ штраф рәвешендә җәза билгеләгән.
Карар законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә Лениногорск шәһәр судына шикаять бирелергә мөмкин.
-
Нет комментариев