Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск коткаручылары елгалардагы боз калынлыгын тикшерә

Бу көннәрдә Лениногорск коткаручылары боз катламы калынлыгын тикшерү буенча эшне көчәйтте.

Коткаручылар ноябрь аеннан башлап, көндез елга-сулыкларга чыгып, боз катламын үлчиләр.

Бу көннәрдә боз катламы 50 сантиметрдан 60 сантимерга кадәр калынлыкта булган.

“Һәркөнне әлеге цифрлар бераз артып, яки бераз кимеп, үзгәреп тора, - ди коткаручы, Гадәттән тыш хәлләр бүлеге өлкән инспекторы Виталий Гагаркин. – Берничә көннән, җылы һава торышы булса, боз катламы калынлыгы кими һәм бозга чыгарга ярамаячак”, - дип аңлата ул.

Коткаручылар шәһәрнең түбән сулыгында һәм медсанчасть күлендә үлчәү эшләре үткәргәннәр. Нәкъ биредә боз өстендә балыкчылар да утыра, кайберәүләр юлны кыскартам дип, боз өстеннән дә китә. Шунлыктан сак булыгыз.

 

Фото: Виталий Гагаркин

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев