Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск кызын таныш егете җинаятьчелеккә этәргән

Лениногорскида яшәүче яшь кыз социаль челтәрдә танышып киткән егет белән хатлар язышкан һәм үзенең җинаятьчел юлга кереп киткәнен белми дә калган.

Егет аңа интернет аша керемле эш табуда булышкан, моның өчен ул җибәргән сылтама буенча бер сайтка керергә кушкан. Әлеге сайтның ни белән шөгыльләнүе, эш тәртибе белән танышу өчен логин һәм пароль җибәргән. Эшнең асылы: сайттан товарлар сатып алу булган.

Болай эшләү сатучыларның рейтингын күтәрә,  ә кызга процентка билгеләнгән акчалар күчә. Үз чиратында кыз бу товарларны сатарга һәм сатудан килгән долларларны шушы ук сайтта сумнарга әйләндереп, тагын үзенә керем алырга тиеш булган.

Беренче вакытларда, дөрестән дә, кыз алты меңнәп керем ала. Бераздан аңа криптовалюта сатып алырга тәгъдим итәләр. Кыз сайт аша аралашучылар тәгъдимен хуплап кырык меңнән артык акчасын алар әйткән исәпкә күчерә. Бераздан аңа тагын егерме мең күчерергә кушалар.

Күчерелгән акчалар саны җитмеш меңнәргә җиткәч, сайт юкка чыга. Кыз мошенникларга юлыгуын аңлап, полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.


Криптовалюта сату яисә сатып алу кешене мошенниклык схемасының бер өлеше итә ала. Криптовалютаны сатканда банк картасына күчерелгән акчалар урланган булырга мөмкин. Шул рәвешле акчаны легальләштерүгә  юнәлдерелгән  озын чылбырның бер өлешенә әверелүне сизми дә калырга була, дип аңалата эчке эшләр бүлеге.

Соңгы вакытта киң таралган “дроперлык” менә шуннан килеп чыга да инде. Гади итеп әйткәндә, үз теләге белән яисә усал ниятле кешеләр сүзенә ышанып, мошенникларга үзләренең шәхси мәгълүматларын, шәхси электрон түләү чараларын тапшыручыларны “дроплар” дип атыйлар. Мондый юлга  мәктәп укучылары һәм студентлар, аз керемле яисә эшсез булган кешеләр баса. Әмма моның азагы бик начар тәмамланырга мөмкин: әлеге кыңгыр эшнең нинди шартларга бәйле рәвештә кылынуынакарап, штраф яисә Россия Федерациясе Җинаять кодексы маддәләре нигезендә иректән мәхрүм ителү яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев