Лениногорск мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә 1121 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
11 сыйныфны 257, 9 сыйныфны 864 укучы тәмамлаган. 2023 елдан башлап чыгарылыш укучылары саны 48 егет һәм кызга арткан.
Укучыларга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырга һәм алга таба югары уку йортларында укып, Диплом алып, үзләренә туры килгән һөнәрне сайлауларын телибез.
Фото: 11нче гимназиядән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев