Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск өлкәннәре өчен Өченче буын университетында дәресләр бара

Илкүләм “Актив озын гомер”проекты өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм заманча тормышта кирәкле белемен арттыруга юнәлдерелгән.

 Ә иң мөһиме – өлкән яшьтәгеләрнең тулы, мавыктыргыч, яшьләргә үрнәк булырлык актив-сәламәт тормыш белән яшәүләре, билгеле. Россия Пенсионерлар берлегенең Лениногорск җирле бүлеге 2006 елдан башлап  «Актив озын гомер» илкүләм проектын эзлекле рәвештә тормышка ашыру буенча эшли. Өлкән яшьтәге кешенең актив гомерен озайту аларга төрле юнәлешләрдә белем бирүне күздә тота.

 Лениногорск пенсионерлары өчен октябрь аенда яңа уку елы башланды дип әйтсәң дә, арттыру булмас. Алар өчен “Өченче буын университеты” ишекләрен ачты. Әлеге университет  өлкән буын кешеләренә күңелләрендә  күптәннән саклап, планлаштырып куйган ниятләрен тормышка ашыру, бергә-бергә файдалы һәм күңелле итеп аралашу, яңа  шөгыль үзләштерү, компьютер, хокук белемен арттыру өчен мөмкинлек бирә торган проект.

Ел саен бу вакыйга шәһәр һәм районның кызыксынучан, заман белән бергә атларга теләүче өлкәннәре яисә әле яңа гына лаеклы ялга чыккан  актив кешеләрен җыя. 

“Университетта уку программасы октябрь аеннан апрель аена кадәр дәвам итә. Укулар күп күптөрле юнәлештә һәм бай эчтәлекле: биредә туган якны өйрәнүгә тирәнрәк керергә, компьютер белемен арттырырга, сәнгать һәм мәдәният дөньясына кушылырга, шулай ук спорт дәресләрендә сәламәтлекне ныгытырга мөмкин. Өченче буын университеты “Укыту аша өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга” дигән девиз белән эшли. Аның төп бурычлары –  пенсия яшендәге кешеләргә ярдәм итү, заманча яшәү шартларына, заманча мәгълүмати тормышка  яраклашырга булышу, заманча белем бирү технологияләрен үзләштерү, сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру”,- дип сөйләде Пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлеге рәисе Фәридә Усманова.

 Университетка эшләмәүче 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар йөри. Мондый укытуларны Россия Пенсионерлар берлеге идарәсе, республиканың муниципаль берәмлекләрендә Башкарма комитет, социаль фонд һәм мәгариф учреждениеләре катнашында, пенсионерларның җирле бүлекләре оештыра.

Октябрьнең беренче атнасыннан Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә университетның “Мәдәни мәгърифәт” курсы эшли башлады. 

 “Курсларны безнең үзәк китапханә хезмәткәрләре алып бара, аның беренче дәресләре һәм мастер-класслары булды да инде. Безнең максатыбыз курсларда укучыларның мәдәни белемен арттыру, үзебезнең һәм дөнья мәдәни мирасы белән таныштырыру.  Шулай ук бергәләшеп, түгәрәк өстәл артында күзгә-күз аралашу һәм мәдәният-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзләрен сынап карау өчен илһамландыру да. Пенсионерларның җирле бүлеге җитәкчесе Фәридә Марсельевна безгә укыту программасына кушылырга тәкъдим иткәч, без шатланып ризалаштык. Университетта катнашучыларның ихтыяҗларын өйрәнеп, аларның теләкләрен исәпкә алып үзебезнең укыту программабызны төзедек. Программа кысаларында, безнең китапханәдә әдәби кичәләр, җирле шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, төрле интеллектуаль-күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр, курчак-обереглар ясау, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар узачак”,- диде Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә директоры Гөлнара Хәсәнова.

 Лениногорск пенсионерлары шулай ук туган як тарихын да өйрәнәчәкләр. Бу юнәлештә укулар шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда үтәчәк, аларны музейның методисты Айгөл Рәхимова алып бара.

“Компьютер белеме буенча да укулар булачак, барлыгы 72 сәгать укуыту билгеләнгән. Компьютер курслары  10ар  кешелек ике төркемгә бүленеп укытылачак. Лениногорскиның укыту-курслар комбинатында, махсус җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә яңа елга кадәр бер төркем, аннан соң икенче төркем укыячак. Әле апрель аенда укуның йомгаклау өлеше булачак, компьютер курсында укып чыгучыларның эшләрен Бөтенроссия бәйгесенә җибәрәчәкбез. Узган уку елында 32 эш шушы бәйгедә катнашты. Шулай ук хокук белеме, журналистика, сәламәт яшәү рәвеше курслары да эшли башлады. Сәламәт яшәү рәвеше буенча курсларны мин үзем алып барам. Ул безнең урман паркында да, төрле спорт залларында да уза. Дәресләребезгә районның кайбер авылларыннан да килеп йөрүчеләр бар. Әле Зәй-Каратайның үзендә курслар башларга ниятлибез, эшебез барып чыкса, укытулар авыл клубында булачак, әлбәттә, табигать кочагына да чыгачакбыз”,- диде Фәридә Усманова.

Каләм тибрәтергә яратучы өлкәннәр журналистика курсларында укуын башлады. Алда әйтелгәнчә, курсларның барлык юнәлешләре буенча да үзенә күрә бер чыгарылыш имтиханы – йомгаклау биремнәре булачак. Укулар өчен чыгымнар Россия пенсионерлар берлегенең республика бүлеге тарафыннан тәэмин ителә.

Фотолар Лениногорск үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев