Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск полиция хезмәткәрләре наркотик таратучыны тоткарлаган

Лениногорскиның наркотикларның законсыз әйләнеше бүлеге хезмәткәрләре күптән түгел Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә яшерен урыннарга наркотик матдәләр салып йөргән К. ны тоткарладылар.

Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше бүлеге хезмәткәрләре әлеге шикле кешене күптән күзәтеп килгән һәм наркоманның Бөгелмәдә фатир алуын ачыклаган. Хокук сагында торучылар берөзлексез аны күзәтә башлаган. Шикле ир кеше яшәгән йорт Путейская урамында булып чыккан. Лениногорск полиция хезмәткәрләре аны наркотиклар салынган кечкенә капчыкларны яшерен урыннарга таратырга чыгып барганда тотып алганнар. Аның юл сумкасында ак порошок салынган берничә пакет табылган.

“Тоткарланучыдан барлык пакетларны алынып, аларга суд-химия экспертизасы билгеләнде. Ә К. үзе Лениногорск полиция бүлегенең вакытлыча тоту изоляторына китерелде, соңыннан аңа карата суд тикшерүенә кадәр тоткарлау чарасы сайланды. Бу җинаять буенча тикшерү эшләре тәмамланырга тора. Алга таба хокук бозучының язмышын суд хәл итәчәк, -диде Лениногорск эчке эшләр хезмәтенең наркотикларның законсыз әйләнеше бүлеге начальнигы Рамил Раупов. – Тоткарланучы К.ның төп яшәү урыны - Түбән Кама шәһәре, ул Бөгелмәгә вакытлыча гына килеп, бер интернет кибеткә, яшерен урыннарга наркотиклар салып йөрүче булып эшкә урнашкан. Шушы елның 19 нчы февралендә ул шушы кибеттән 200 граммга якын наркотик матдә булган “мефедрон” алган. Аны үзе вакытлыча тукталган шәхси йортка алып кайтып, кечкенә пакетларга бүлгәләп салган. Хокук сакчылары вакытында эзенә төшеп, икенче көнне үк тоткарланган. К. – стажлы наркоман, 2001 елда 18 яшендә РФ Җинаять Кодексының 228 статьясындагы 3 өлеше-зур күләмдә наркотиклар саклау буенча хөкем ителгән булган. 2012 елда шул ук маддә буенча ул тагын 9 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, катгый режимлы төзәтү колониясендә утырган.

Билгеләнгән срокны тулысы белән 2020 елда иреккә чыккан һәм янә элеккеге эшенә керешкән. Хәзер инде язмышы суд кулында”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев